Питрәч муниципаль районының «ДОСААФ» дәүләт берләшмәсендә имтиханнар узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 24 сентябрендә ТР Питрәч районының «ДОСААФ» дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.

Курсларда укыган 7 студент арасыннан имтиханга 5 кеше килде.  Имтихан 3 этапта узды – эксплуатацияләү, куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теория өлеше һәм гамәли өлеш – мәйданчыкта машина йөртү күнекмәләре. Имтиханны уңышлы тапшырган 4 студент АІ категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 2021 елның 4 октябренә билгеләнде.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International