Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222-пр номерлы боерыгы нигезендә Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды. Операция барышында 6 рейд оештырылды, 41 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү барышында 10 хокук бозу ачыкланды, алар буенча 10 беркетмә төзелде һәм бозуларны бетерү буенча 3 күрсәтмә чыгарылды.
М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.