25 сентябрьдә ел саен уздырыла торган «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аппараты хезмәткәрләре, Казан шәһәре һәм Лаеш районы территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлегендәге 84 нче квартал территориясендә урман фондын җыештыруда катнашты. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган бу чарага 500ләп кеше җыелган иде.
Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта барлыгы 5 куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыелды. Урман биләмәсендә тәртип урнаштыру белән берлектә, Европа чыршысы үсентеләре дә утыртылды.