2021 елның 23 сентябрендә Баулы районында «Хосусый зат» операциясе узды

2021 елның 24 сентябре, җомга

2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.

Барлыгы 8 үзйөрешле машина тикшерелде, техник карау уздырылмаган үзйөрешле машина йөрткән өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча 1 карар бирелде. 6 сентябрьдән барлыгы 35 берәмлек техника тикшерелде, үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча 3 карар һәм 3 күрсәтмә бирелде.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International