Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында «Хосусый зат» операциясе

2021 елның 24 сентябре, җомга

Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2  сентябрендәге № 01-05/222пр боерыгы нигезендә республикада «Хосусый зат» операциясе дәвам итә. 23 сентябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы инспекторы белән берлектә, «Хосусый зат» операциясе буенча чираттагы рейд уздырылды. Тикшерү барышында 5 берәмлектән артык үзйөрешле техника тикшерелде. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техник карау узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелде.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International