2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәрге чорда, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222 номерлы боерыгы нигезендә Нурлат муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды. Тикшерү барышында шәхси хуҗаларда, юридик затларда булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына, теркәү документлары һәм янгын сүндерү чаралары булуына игътибар бирелде. Бу чорда уналты берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча, җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, ике күрсәтмә бирелде һәм өч беркетмә төзелде.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.