ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Быелның 15 ноябрендә «ЮНГХАЙНРИХ ПОДЬЁМНО-ПОГРУЗОЧНАЯ ТЕХНИКА» оешмасында сәнәкле төягеч машиналарга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.

2021 елның 17 ноябрендә комиссия Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын саклауга куюны, машина-трактор паркларының һәм ремонт мастерскойларының торышын тикшерде.

2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Татарстан» агрофирмасы базасында техниканы кышкы саклауга кую һәм 2022 елда язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы уздыру өчен ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

16 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары җитәкчелегендәге комиссия Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын бәяләде.

Быелның 16 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында, 2021 елның 1 ноябрендәге 299/2-пр номерлы боерык нигезендә, техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында арасында конкурс үткәрелде.

17 февральдә «Профресурс» югары һөнәри белем бирү үзәгендә һәм «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, АI категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрелде.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов рәислегендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында тикшерү үткәрелде.

Районда АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

«Перспектива-Казань» оешмасы автомәктәбендә имтиханнар булып узды


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елның 12 ноябрендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International