Быелның 15 ноябрендә «ЮНГХАЙНРИХ ПОДЬЁМНО-ПОГРУЗОЧНАЯ ТЕХНИКА» оешмасында сәнәкле төягеч машиналарга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техниканы караганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, күрсәтелгән документларда агрегатларның номерларына, медицина аптечкалары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде. 6 берәмлек техника буенча ел саен уздырыла торган техник тикшерүне узуы турында таныклыклар бирелде.