2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Татарстан» агрофирмасы базасында техниканы кышкы саклауга кую һәм 2022 елда язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы уздыру өчен ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чара Биектау муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш инженерлар катнашында узды.
Семинарда катнашучылар «Татарстан» агрофирмасының машина-трактор паркын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктын көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру һәм техниканы кышкы саклауга кую буенча ГОСТ таләпләре нигезендә тикшереп чыктылар.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.