16 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары җитәкчелегендә, комиссия әгъзалары – Казан дәүләт аграр университетының агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т. Хәлиуллин, Чүпрәле муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе И.И.Шәйхатдаров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Т.А.Хәлитов катнашындагы комиссия Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын бәяләде. Тикшерү барышында «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Чынлы» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ, «Бикчуров Р.А.» КФХ һәм «Низамов А.А.» КФХ хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюның торышы бәяләнде.
ГОСТ-7751-2009 таләпләре буенча, ашлык җыю, азык җыю комбайннарын, чәчү комплексларын кышкы саклауга куюга һәм алынган узелларны һәм детальләрне саклауны оештыруга аерым игътибар бирелде. Хуҗалыкларның машина-трактор паркын төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге һәм техниканы 2022 елгы кыр эшләренә әзерләү барышы бәяләнде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Чынлы» ҖЧҖ бирелде – 65 балл, икенче урында – «П.В.Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ (62 балл), «Низамов» КФХ (60 балл).
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.