Яңа Чишмә районында комиссия техниканы саклауга куюны тикшерде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 17 ноябрендә «Татмелиорация траст компаниясе» ААҖ генераль директоры З.Х.Сөнгатуллин, «Траст компаниясе» ААҖ генераль директоры урынбасары А.Х. Рамазанов, Казан дәүләт аграр университеты кафедрасы мөдире В.Г. Пикмуллин, Яңа Чишмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е. Богомолов, Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.В. Хисмәтуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты А.Н. Пузикова җитәкчелегендә комиссия Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын саклауга куюны, машина-трактор паркларының һәм ремонт мастерскойларының торышын тикшерде. Тикшерү барышында техниканы саклауга куюның сыйфатына аерым игътибар бирелде, чөнки 2022 елгы кыр эшләрен үз вакытында һәм уңышлы башкару шуңа бәйле бит. Тикшерү барышында ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр җиткерелде һәм сроклары билгеләнде.

 Комиссия «АгроРаздолье» ҖЧҖ, Козлов В.А. КФХ, А.Е.Козлов КФХ, «Закрома» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эшләрен югары бәяләде.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International