ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 20 мартында «Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» ДАҺБУ 2 нче филиалы базасында «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 

2022 елның 21 мартында Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖенең 1 нче базасында, расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2022 елгы язгы кыр эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләнүен тәэмин итү максатында, быелның 21 мартында Теләче районында тематика нигезендә бәйге узды.

Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.

2022 елның 18 мартында Балтач районының «Арбор» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды, техникага техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең торышына, шиннарга, агрегатларның номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелә.

2022 елның 18 мартында Питрәч муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге үткәрү турында» 2022 елның 11 мартындагы 41/2-пр санлы боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

15 март көнне Сарман муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча бәйге узды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында узды.


18
март, 2022 ел
җомга

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хезмәткәрнең цифрлы компетентлыгы» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча чираттагы курслар узды.

2022 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде. Дәрес барышында теркәлү, таныклыклар бирү, аларны алыштыру, шулай ук квалификация күтәрү мәсьәләләре күтәрелде.

2022 елның 17 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде. Техник карауга 37 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International