Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 елның 21 мартында Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖенең 1 нче базасында, расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 16 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 15е техник карауны уңышлы узды, бер техник карау акты төзелгән. Тикшерү үткәргәндә диагностика ясау өчен «ОХТА 01Д» приборы кулланылды. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре һәм тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тупланган тракторлар квалификацияле механизаторлар белән тәэмин ителгән. Техник карап чыгуга йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылма һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндә кулланылырга тиешле таләпләр аңлатылды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International