Теләче районында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында язгы кыр эшләренә әзерлек бәйгесен үткәрү турында

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2022 елгы язгы кыр эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләнүен тәэмин итү максатында, быелның 21 мартында Теләче районында тематика нигезендә бәйге узды.

 Моның өчен төзелгән комиссиягә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре керде һәм чараларда катнаштылар.  Алар техниканың алда торган эшләргә әзерлеген карап чыктылар һәм бәя бирделәр, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, орлык материалы һәм ашлама булу-булмавы өйрәнелде.  

Бәйге нәтиҗәләре буенча әзерлеккә мөмкин булган 50 баллдан уртача 49 баллык бәя бирелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International