ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан АСК оешмаларына һәм предприятиеләренә яңа техникага хезмәт күрсәтүне үз вакытында һәм сыйфатлы оештыруны тикшереп тору буенча планлы эш алып барыла.


12
август, 2022 ел
җомга

Апас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында кырлар өстеннән очып узды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.  

«КВАРТ» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды, анда 28 берәмлек техника күрсәтелде.

Профилактик чаралар кысаларында узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы бүлеге тарафыннан «НОВЫЙ ЮРАШ» АҖ ЯАҖ кырларында урып-җыю комбайннарына тикшерү оештырылды.

Әтнә муниципаль районы хуҗалыклары, республикада бөртеклеләрне җыюга соңрак керешсә дә, югары темпта эш башкаралар. Мондый чорда техниканың куркынычсыз эшен оештыру, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы бик мөһим.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыю вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатларында Тәтеш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең  2022 ел уңышын җыю комбайннары эшли торган кырларына даими рәвештә чыгулар уздырыла. ​


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник  күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.

Минзәлә урман хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды, барлыгы 9 берәмлек техника күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International