Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. 4 берәмлек техника күрсәтелде. Һәр техника янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария тукталышы билгесе белән комплектланган. Механизаторларның беркетелгән махсус техникада эшләү өчен тиешле рөхсәт категориясе булган таныклыклары һәм квалификациясе бар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.