Тәтеш муниципаль районында профилактика

2022 елның 12 августы, җомга

Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыю вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатларында Тәтеш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә. Узган пәнҗешәмбедә районның берничә авыл хуҗалыгы оешмасы: Вәлиев А.Р. КФХ, Сафиуллов Р.Г. КФХ һәм «А/Ф Татарстан» ҖЧҖ тикшерелде. Комбайнчыларга һәм җаваплы затларга янгын куркынычсызлыгы һәм гомуми файдаланудагы юллар буенча комбайннарны йөрткәндә куркынычсызлык техникасы турында искәртелде. Тиешле киңәшләр бирелде. 

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International