Минзәлә урман хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды, барлыгы 9 берәмлек техника күрсәтелде. Документларның булу-булмавын, машиналарның тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен һәм тәңгәллеген тикшергәннән соң, машиналарның техник торышы карап чыгылды. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 8 таныклык рәсмиләштерелде һәм бер техник тикшерү акты төзелде.
Р.М.Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.