Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.
Кабул итү Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36 нчы йорт адресы буенча уздырыла.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.