Әтнә муниципаль районы басуларында эш бара

2022 елның 12 августы, җомга

Әтнә муниципаль районы хуҗалыклары, республикада бөртеклеләрне җыюга соңрак керешсә дә, югары темпта эш башкаралар. Мондый чорда техниканың куркынычсыз эшен оештыру, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы бик мөһим. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Сабиров Р.К. район хуҗалыкларына чыгып, ашлык җыю комбайннарының эшен контрольдә тотты, комбайннар системаларының техник төзеклегенә, двигательләрнең торышына һәм чисталыгына, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирде, шулай ук Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК, «Таң» АХҖК, «Кушар» АХҖК  хуҗалыклары хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International