Апас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында кырлар өстеннән очып узды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Шулай ук механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, «Апас-Мол» ҖЧҖ хуҗалыгының бодай басуында хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу оештырылды, анда урып-җыю, районның икътисадый күрсәткечләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Рөстәм Нургалиевич, уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, дип ассызыклады һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлы урак теләде. Әлеге чарада шулай ук Апас районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе дә катнашты. Җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары Р.Н.Миңнеханов «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ хуҗалыгында 400 башка исәпләнгән сөт-товар комплексында булды.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.