Алабуга муниципаль районында «Комбайн» профилактик операциясе

2022 елның 12 августы, җомга

Профилактик чаралар кысаларында узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы бүлеге тарафыннан «НОВЫЙ ЮРАШ» АҖ ЯАҖ кырларында урып-җыю комбайннарына тикшерү оештырылды. Борчакны урып-җыюда хуҗалыкның 10 комбайны эшли. Хуҗалыкның урып-җыю комплексы шулай ук ашлык ташу өчен 6 машина, шулай ук 2 күчмә янгынга каршы агрегатны үз эченә ала.

Ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ягулык, майлар агылу очраклары, двигательләрнең торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү: техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су, көрәк, лом, сәнәкләр белән комплектлануы кебек мәсьәләләргә игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.

М.М. Шыяпов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлеге башлыгы.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International