Яңа Чишмә муниципаль районы кырларында ашлык җыю комбайннарының эшен тикшерү

2022 елның 12 августы, җомга

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең  2022 ел уңышын җыю комбайннары эшли торган кырларына даими рәвештә чыгулар уздырыла. Тәнәфесләр вакытында комбайнчылар белән янгын һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелә, янгын учакларын бетерү өчен инвентарьлар  (янгын сүндергечләр, көрәк, себерке, су, кошма, ком, лом) белән комплектлану тикшерелә. Шулай ук бер кырдан икенчесенә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, күчү буенча да таләпләр куела.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International