ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 15 мартында «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында АI категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.

2023 елның 16 мартында «Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалы базасында ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре катнашында юл-төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

2023 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде.

2023 елның 15 мартында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ф.Г.Йосыпов белән берлектә «Тугызбуй» ҖЧҖ, О.Л.Бадерин, М.Е.Ибраева, З.И.Ишмурзин крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси эшкуар Р.С.Исмәгыйлов хуҗалыгында булдылар.

2023 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы базасында укыту семинары узды.

Ел саен үткәрелә торган техник карау графигы буенча, 2023 елның 17 мартында «КОЛОС» АСК үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. 

2023 елның 16 мартында Баулы муниципаль районының «Миңнуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларын техник яктан тикшерү дәвам итә. 


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

15 нче март  көнне Баулы шәһәренең «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АI» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник тикшерүләрнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International