Аксубай районында «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы базасында укыту семинары узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы базасында укыту семинары узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы Бикмөхәммәтов И.М. тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү, ел саен техник тикшерү уздыру тәртибе, Административ хокук бозулар турында РФ кодексындагы яңалыклар һәм үзгәрешләр, куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә аварияләрне профилактикалау максатыннан, республикада булган резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре тикшерелде. Барлык сораулар буенча да мөрәҗәгать итүчеләр тулы җаваплар алдылар.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International