Үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник тикшерүләрнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителде. Караган вакытта тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, ОСАГО полислары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве һәм комплектлау чаралары, аптечкалар булу-булмавы тикшерелде.
Техник карау йомгаклары буенча 9 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, бер тракторга техник карау акты төзелде.
М.Н.Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.