«КОЛОС АСК» предприятиесендә техника тикшерелде

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган техник карау графигы буенча, 2023 елның 17 мартында «КОЛОС» АСК үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 33 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «КОЛОС» АСК хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 31 таныклык бирелде һәм хокук бозуларны бетерү буенча 2 техник карау акты төзелде.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International