2023 елның 16 мартында Баулы муниципаль районының «Миңнуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыру кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган.
Техник тикшерүгә 47 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, бер үзйөрешле машинага техник карау акты бирелде, 46 берәмлек таләпләргә туры килә һәм техник карау узу турында таныклык алачак.
Үзенә карата техник тикшерү акты рәсмиләштерелгән машина кабат техник тикшерү узарга тиеш. Машинаның нинди дә булса куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве турында белешмәләрне үз эченә алган техник тикшерү акты рәсмиләштерелгән көннән соңгы 20 көн дәвамында машинаны кабат техник тикшерү уздыру өчен тапшырганда, әлеге актны рәсмиләштергән Идарә бүлеге тарафыннан машинаның техник торышын тикшерү эше бары тик машинаның әлеге актта күрсәтелгән, мондый туры килмәүчәнлек билгеләнгән параметрларына карата гына уздырыла.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.