15 нче март көнне Баулы шәһәренең «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханнарга 5 кеше кертелгән иде, 3 кеше килмәде һәм бары тик ике кеше генә теоретик һәм практик имтиханны уңышлы тапшыра алды. Имтиханны уңышлы тапшырган студентларга ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе органнарында тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.