Ютазы муниципаль районында техника тикшерелә

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларын техник яктан тикшерү дәвам итә.  Тикшерү уздырганда кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, милек һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм үзйөрешле машиналарны үткәрү таләпләренә аерым игътибар  бирелә. 2023 елның 16 мартында «Уруссинский химический завод» ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын   техник тикшерүгә  тәкъдим итте.  11 берәмлек техника: автотөягечләр, тракторлар һәм тагылмалар рәткә тезелгән иде. Техник карау барышында 9 берәмлек техника карауны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International