Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча «ЯШЬ КӨЧ» АФ ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
«Техносфера» ИКҮ ҖЧҖ «А1», «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы һәм күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы Кадыйров Рәдис Рафил улы, Механизация һәм техник сервис институты директоры Медведев Владимир Михайлович белән берлектә, тракторчы-машинист таныклыгы алган студентларны киләчәктә практикага өйрәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.
График нигезендә, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «БИО-АГРО» ҖЧҖ оешмасында 33 берәмлек техникага техник карау үткәрелде.
Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарны, тракторларны һәм аларга тагылмаларны еллык техник тикшерү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ еллык техник тикшерү үткәрелде.
Әлки муниципаль районында техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә техникага техник карау үткәрелде.
Яз – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен иң җаваплы чор. Игенчеләр булачак кыр эшләренә әзерләнәләр. Яхшы әзерләнгән техника булмаса, тиешле нәтиҗәләргә һәм билгеләнгән максатларга ирешеп булмый.
Мөслим муниципаль районы башлыгының актлар залында район башлыгы А.Р.Хуҗин, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.А.Вәлиев җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
«Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «А1, А3, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.