Әлки муниципаль районында техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә техникага техник карау үткәрелде. Агросәнәгать комплексында язгы кыр эшләре башланганчы һәм тракторларны гомуми файдаланудагы юлларга күпләп чыгара башлаганчы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник торышы буенча тикшерү үткәрелә.
Тикшерүләр барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:
- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә;
- техник торышына;
- янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлангануга;
- таныклыклар булуга.
Техник тикшерүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 40 берәмлек техника тәкъдим ителде. Бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.