2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы һәм күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы Кадыйров Рәдис Рафил улы, Механизация һәм техник сервис институты директоры Медведев Владимир Михайлович белән берлектә, тракторчы-машинист таныклыгы алган студентларны киләчәктә практикага өйрәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Шулай ук идарә башлыгы студентлар белән үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә дә үткәрде һәм практика үткәндә үгет-нәсыйхәтләр бирде.