Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында «Август-Кайбыч» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Яз – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен иң җаваплы чор. Игенчеләр булачак кыр эшләренә әзерләнәләр. Яхшы әзерләнгән техника булмаса, тиешле нәтиҗәләргә һәм билгеләнгән максатларга ирешеп булмый. Техниканы ремонтлауга игътибарлы караш һәм яңа кыр сезонына сыйфатлы әзерлек кенә басуларда уңышлы һәм җитештерүчән эш өчен алшартлар булдыра ала.

Кичә «Август-Кайбыч» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде.  Техник тикшерүгә 74 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшергәндә машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә (тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, тавыш сигналының төзеклеге) туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, медицина кирәк-яраклары, яктылыкны кире кайтара торган жилетлар, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы тикшерелде.

Механизаторлар махсус техника белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.    

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International