«Техносфера» ИКҮ ҖЧҖ «А1», «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Хат буенча, 33 кешенең 32се имтиханның теоретик өлешендә катнашты, 32се теоретик өлешен уңышлы тапшырды, 32се имтиханның практик өлешендә катнашты, 13се практик өлешен уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.