Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техник тикшерүләр үткәрелә

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарны, тракторларны һәм аларга тагылмаларны еллык техник тикшерү дәвам итә.

  2023 елның 30 мартында «Архангельское КФХ» ҖЧҖ техникасына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, руль идарәсе, тормоз системаларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланганлыгы, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде.

    Хуҗалык җитәкчесе Т.М. Белоглазова техниканы яхшы әзерләгәне өчен механизаторларга премияләр булдырган. Иске техника белән идарә итүче механизаторлар арасында беренче урынны 1998 елда чыгарылган МТЗ-82 тракторында эшләүче Сергей Михайлович Барсуков, заманча техникада эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны Михаил Анатольевич Мельников алды.

    Шулай ук техник тикшерүләр Садыков М.Х., Суворов Д.А., Анисимов О.А., Дәүләтшина Г.М. КФХ һ.б. хуҗалыкларында да узды.     

  

 

   Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International