Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ еллык техник тикшерү

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

График буенча Арча районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерүгә 37 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерлеккә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә. Барысы да техник тикшерү узу турында таныклык алачак. 

Энергиясыешлы тракторлар чәчү комплекслары белән агрегатланган. Тракторчылар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, техниканы язгы кыр эшләренә яхшы әзерләгән өчен, «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторлары арасында 4 механизатор билгеләнде, алар грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук грамота һәм акчалата премияләр белән иң яшь һәм иң өлкән механизатор да бүләкләнде. Техник тикшерү уздыруда Арча районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Илсур улы Абдуллин катнашты.

 

Касыймов Габделхак - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International