«ЯШЬ КӨЧ» АФ ҖЧҖдә техник тикшерү үткәрелде

2023 елның 31 марты, җомга

Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча «ЯШЬ КӨЧ» АФ ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 18 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «ЯШЬ КӨЧ» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 18 таныклык бирелде.

 Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International