Мөслим муниципаль районы башлыгының актлар залында район башлыгы А.Р.Хуҗин, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.А.Вәлиев җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы А.Р.Хуҗин алып барды, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов киңәшмәдә катнашучыларны ел саен уздырыла торган техник карау, язгы кыр эшләре һәм янгын куркынычсызлыгы вакытында куркынычсызлык техникасын үтәү барышы белән таныштырды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.