Балык Бистәсе муниципаль районында физик затлар карамагында булган үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны техник карау дәвам итә.
2019 елның 14 маенда Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды.
Еллык техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә, 2019 елның 15 маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге тарафыннан Олы Яке авыл җирлегенең Олы Яке авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
2019 елның 15 маенда Әлки муниципаль районында Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә үзйөрешле техникаларга техник караулар уздырылды.
Расланган график нигезендә, 2019 елның 13 маеннан башлап, Нурлат муниципаль районының Камышлы, Иске Чаллы, Киекле, Андреевский авыл җирлекләрендә физик затлар карамагында булган тракторларга техник караулар уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 майда Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты.
2019 елда техник караулар уздыру графигы нигезендә, районның авыл җирлекләрендә шәхси затлар карамагында булган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла. 5-13 май көннәрендә Алан, Баландыш һәм Олы Нырсы авыл җирлекләрендә шундый чаралар үткәрелде.
4 майда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә кадрлар резервыннан Серебряков Михаил Николаевич Кайбыч муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы итеп билгеләнде.
13 май көнне Баулы шәһәрендә аппарат киңәшмәсендә бүлек башлыгы Талипов Альберт чыгыш ясады, ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 июлендә кабул ителгән 245 номерлы федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарны күзәтүне гамәлгә ашыра. Районның тиешле хезмәтләре җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына аттракционнарның нинди төрләре буенча күзәтелүе хакында аңлатылды.