Нурлат муниципаль районында физик затларга караган тракторларга техник караулар уздырыла

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Расланган график нигезендә, 2019 елның 13 маеннан башлап, Нурлат муниципаль районының Камышлы, Иске Чаллы, Киекле, Андреевский авыл җирлекләрендә физик затлар карамагында булган тракторларга техник караулар уздырыла.

 Тикшерүләр уздырганда түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә;

- техник халәткә;

- янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлаштыруга;

- таныклыклар булу-булмавына.

Авыл халкы тракторларны һәм тагылмаларны тиешенчә әзерләгән һәм техник карап чыгуны актив уздылар. Техник караулар 2019 елның 22 маена кадәр дәвам итәчәк.

 

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International