Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, чара барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау узу һәм теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.