Еллык техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә, 2019 елның 15 маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге тарафыннан Олы Яке авыл җирлегенең Олы Яке авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карауга 22 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ачыкланган бозуларны күрсәтеп, 3 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.