2019 елның 14 маенда Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 35 укучы кертелде, аларның 30ы сынауны уңышлы тапшырды. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Сергей Попов - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.