ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы ш. һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер инспекторы аппарат киңәшмәсендә чыгыш ясады

2019 елның 14 мае, сишәмбе

13 май көнне Баулы шәһәрендә аппарат киңәшмәсендә бүлек башлыгы Талипов Альберт чыгыш ясады, ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 июлендә кабул ителгән 245 номерлы федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарны күзәтүне гамәлгә ашыра. Районның тиешле хезмәтләре җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына аттракционнарның нинди төрләре буенча күзәтелүе хакында аңлатылды. Альберт Талипов аларга үз территорияләрендә булган аттракционнар һәм аларның саны турында мәгълүмат җиткерү гозере белән мөрәҗәгать итте.

 

Альберт Талипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International