Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Питрәч районына эш визиты

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 майда Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президентын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кәшапов озата йөрде. Очрашуда районның башкарма хакимияте җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Питрәч муниципаль районы буенча ТР Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсе башлыгы, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

        Питрәч районы территориясе өстеннән очып узганнан соң, язгы кыр эшләрен җентекләбрәк анализлау өчен "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ басуында эшлекле киңәшмә оештырылды.

      Район башлыгы үз докладында 11 майга районда планлаштырылган 34000 гектар чәчүлек мәйданнарының 73% ы чәчелгән, хуҗалыклар кирәкле ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителгән, дип билгеләде, бу эшләрдә әлеге максатларга Президент ярдәме – бүлеп бирелгән субсидияләр дә зур роль уйнаган.

     Авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренең сыйфатына тискәре йогынты ясый торган һава торышына тукталды, тупланган дымның күпләп югалуына бәйле рәвештә кыска срокларда язгы кыр эшләрен тәмамлау турында таләп итте.

 

В. В. Максимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International