2019 елда техник караулар уздыру графигы нигезендә, районның авыл җирлекләрендә шәхси затлар карамагында булган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла. 5-13 май көннәрендә Алан, Баландыш һәм Олы Нырсы авыл җирлекләрендә шундый чаралар үткәрелде. Тикшерү барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, тагылма тагылмаларда саклагыч җайланмалар булуы тикшерелде. Чаралар үткәргәндә контроль-диагностика приборлары кулланылды. Тиешле категорияләр, техника белән идарә итүгә таныклыклар тикшерелде.
Техник караулар үткәрелгәндә авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Урыннарда барлык кызыксынучы затлар катнашында техник карап чыгуларга йомгак ясалды, тематика буенча килеп туган сорауларга җаваплар бирелде.
Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.