ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Профилактик операцияне гамәлгә ашыру кысаларында районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән уртак рейдлар оештырылды. Авыл җирлекләре территорияләрен тикшерү барышында сайланма рәвештә терлек азыгы әзерләүдә эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы тикшерелде.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

13 июньдә "Диаз" УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында "В", "С" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

2019 елның 13 июнендә "РИАН" ҖЧҖ автомәктәбе базасында А1, А2 категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

Тәтеш муниципаль районында халык арасында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырулар дәвам итә.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 6 июнендә Югары Ослан муниципаль районында Матюшино урта мәктәбе базасында АІ, В, С категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды.

"Буа ветеринария техникумы" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә агымдагы елның 10 июнендә тракторчы-машинист курсларында укучылар арасында "С", "Д", "Е", "F" категорияләре буенча чираттагы имтихан үткәрелде.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы сезне төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый!

Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов ведомство эшчәнлеге мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International