Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

"Буа ветеринария техникумы" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә агымдагы елның 10 июнендә тракторчы-машинист курсларында укучылар арасында "С", "Д", "Е", "F" категорияләре буенча чираттагы имтихан үткәрелде. Исемлек буенча 24 кешенең 19ы имтиханга кертелде, шулардан 15 кеше сынауны уңышлы тапшырды. Имтиханны беренче тапкырдан тапшырырга насыйп булмаган һәм нинди дә булса сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган кешеләр өчен бер атнадан кабат сынау оештырылачак.

 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International