Россия көне белән!

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы сезне төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый! Россия көне – бай тарихлы, бөек культуралы һәм даһи мирасы булган Ватаныбыз – дөньядагы иң зур илнең төп бәйрәме. Ул Россия Федерациясен үстерү юлында белемен, көчен, тәҗрибәсен фида кылган һәркемнең бәйрәме. Без илебез белән горурланырга һәм аны яратырга тиеш. Безнең һәркайсыбыз үзен патриот, бөек дәүләтнең гражданины итеп тоя. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен – без бергә, без бердәм. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез! Гаиләләрегездә тынычлык булсын һәм һәр яңа көн шатлык китерсен!

Бәйрәм белән, Россия көне белән!

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International